ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Россия Федерациясе җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда бердәм тавыш бирүдә активлык күрсәткән өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларга рәхмәт белдерде.

“Казан Арена” стадионы сәхнәсеннән ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән чыгыш ясады.

Бүген  Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең хатыны Сәкинә Шакирова белән Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Казанның КНИТУ-КХТИ бинасында урнашкан 55нче сайлау участогында тавыш бирде. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры Илдар Халиков РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде.

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан 42нче сайлау участогына ТР Хөкүмәте рәисе хатыны белән килде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларында тавыш бирде. Ул хатыны белән А.Н. Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетында урнашкан 42 нче номерлы сайлау участогына килде. 


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары каршындагы  Татарстан Иҗтимагый палатасы карамагындагы иҗтимагый советлар координацион советының киңәйтелгән утырышы узды.  

Чарага республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырылган иде.  

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанның Киров районында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Республика Хөкүмәте җитәкчесен "Җиләкле бистә" ярминкә мәйданчыгы каршында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары җитәкчесе Сергей Миронов һәм Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов каршы алды. Бу очраклы түгел, бүген ярминкәдә казанлыларга тәкъдим ителгән продукциянең күп өлеше республиканың Кама Тамагы районыннан китерелгән. Биредә шулай ук Питрәч, Яшел Үзән һәм Биектау районнары җитештерүчеләре дә сәүдә итә.

Татарстан Республикасында 2016 елның 16 сентябренә 1 млн. 626,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата    100,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Югары керемле культуралар булән эшләү - кукуруза 1әм көнбагышны бөртеккә утырту турында - бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне республика районнары белән  видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, агымдагы елда республикада югары керемле культураларны утырту эшенә җитди карый башладылар.


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Казан федераль университетының Попечительлек советы залында “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумының финал сессиясе булды. Аның нәтиҗәләре буенча экспертлар форумның программалы документын – гуманистик принципларны үстерү һәм саклау юллары турындагы Казан декларациясен имзаладылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ генераль директорының спорт буенча ярдәмчесе Рәфыйк Якубовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

Медаль Татарстан Республикасында физкультураны һәм спортны үстерүгә аерым өлеш керткән, күп еллык тырыш хезмәт өчен тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International