ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында быел ноябрь аенда Казанда узачак Конфедерацияләр-2017 Кубогына жирәбә салуга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.   

Киңәшмәне Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко алып барды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, Конфедерацияләр Кубогы – Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында төп турнирларның берсе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш районында үзгәртеп корылганнан соң яңарып киткән “Крылья Советов” паркын карады. Шәһәр халкының ял итү объекты буйлап экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе, “Татарстан парклары һәм скверлары” проекты кураторы Наталия Фишман үткәрде. Республика башлыгы белән бергә паркны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, республика һәм шәһәр хакимиятләренең башка вәкилләре күздән кичерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Алабугада Пионерлар паркы ачылу тантанасында катнашты.

Бу чарада шулай ук ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абделганиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, шәһәрнең предприятие һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан башкаласында Казан олимпия резервы училищесы территориясендә (Горький шоссесы, 160) яңа ябык «Олимпиец» йөзү бассейнын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Спорт министры Виталий Мутко, Халыкара йөзү федерациясе башкарма директоры Корнель Маркулеску һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Алабуга муниципаль районына килде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы җимерелергә торган тузган торакта яшәүчеләрне күчерү программасы буенча төзелгән күп фатирлы йортны да барып карарга планлаштырган (Алабуга, М. Покровская ур., 3-4 й.).

CB&I (АКШ) компаниясе Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерергә ниятли, шул исәптән – Татарстанның нефть, газ  химиясе предприятиеләре белән дә. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашу барышында CB&I (АКШ) компаниясенең бизнесны глобаль үстерү буенча өлкән вице-президенты Скотт Вайзмен хәбәр итте.

Очрашуда CB&I компаниясе топ-менеджменты вәкилләре, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Ананьев куйдылар. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов кабинетында узды. 

Имзалау алдыннан яклар алга таба үзара файдалалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. 


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  Кукмара муниципаль районында булды, анда ул Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салу тантанасында катнашты.

Бүген кич Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе,  ЮНЕСКОда Россиянең даими вәкиллеге өлкән киңәшчесе Дмитрий Княжинский, РФ Тышкы эшләр министрлыгының тарих-документаль департаменты директоры Александр Кузнецов белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International