ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды.

Илдар Халиков киңәшмәне ачып, бүгенге көндә Татарстан Республикасының якын һәм ерак чит илләрдә 15, Россия субъектларында  8 вәкиллеге эшли, дип билгеләде.

10 һәм 17 сентябрьдә ярминкә мәйданнарына 120 млн сумлык авыл хуҗалыгы азык-төлеге китерелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Бүген Казан федераль университеты базасында “Киләчәк фәне” II халыкара конференциясе һәм “Киләчәк фәне – яшьләр фәне” II Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы башланды.

Аларны ачу тантанасында РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Алексей Лопатин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Татарстанда сәүдә челтәрләре эшчәнлеген мониторинглау өчен электрон мәйданчык барлыкка килергә мөмкин. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Республика Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты, Татарстанның сәүдә өлкәсендә федераль законнар таләпләре үтәлешен мониторинглау төркеме җитәкчесе Таһир Һадиевның доклады буенча шундый тәкъдим кертте.

Доклад Казанда үткәрелгән “Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә көндәшлек тәэмин итү” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциядә укылган иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Петришенко белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстаннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты. 

 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төньяк Рейн федераль җире - Вестфалия (ГФР) Икътисад министрлыгы Дәүләт секретаре Гюнтер Хорзетцки белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР икътисад министры Артём Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев катнашты.


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда «Корстон» КСККда Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советының VI утырышы узды. Чарада Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Станислав Воскресенский, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки әфәнде, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Япониянең Икътисадый оешмалар федерациясенең Икътисадый хезмәттәшлек Япония-Россия комитетының транспорт буенча ярдәмче төркеме рәисе Такеши Хасимото, «Эшлекле Россия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты - Россия-Япония Эшлекле советы рәисе Алексей Репик, Россия һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2016 елның 18 сентябрендә, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына узган сайлауларда актив катнашканы өчен республика халкына рәхмәт белдерде.  

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча күчмә киңәшмә уздырды.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тоёхиса Кодзуки әфәнде белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International