ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Примож Шелиго әфәнде белән очрашты. Очрашу «Казан ярминкәсе» КҮдә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыгында «Энергетика. Ресурсларны сак тоту - 2016» XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XVI халыкара симпозиумын ачты. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 елда Татарстан Республикасы кредит оешмалары эше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турында» киңәшмәдә катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Милли банкы бинасында (Казан, Бауман ур.) узды. Киңәшмәдә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова катнашты.

Киңәшмә ачылганчы Рөстәм Миңнеханов Лариса Павлова белән очрашу уздырды, анда шулай ук Россия Банкының  Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе – Милли банк идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.

Татарстан Республикасы һәм Калининград өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен барысы да бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә үтте, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.


12
март, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча торак төзелеше дәма ителә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләре башланганчы бер ай чамасы калды, һәм гомумән күпчелек хуҗалыклар тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тәмамладылар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.

 


11
март, 2016 ел
җомга

Язгы ташу вакытында елгаларда суның максималь күтәрелеше нормага якын яисә аннан шактый түбән булыр дип көтелә. Моннан тыш, елгалар боздан 7-10 көнгә иртәрәк ачылыр дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында ТРның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров белдерде.

Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә узды.

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышында депутатлар бертавыштан «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр  кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын икенче укылышта кабул итте.

Искәртәбез, сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. 

Бүген 10 сәгатьтә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнаша. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International