ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

20 декабрьдән Татарстанда муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс башлана. Ул киләсе елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Ул, әлеге конкурсның ТР Җәмәгать палатасы тарафыннан ТР Президенты йөкләмәсе буенча өченче ел рәттән оештырылуын искәртеп, быел аның гомуми приз фонды 10 млн сум тәшкил итә, бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 млн 750 мең сумга күбрәк, дип билгеләп узды.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан театрларына барып тамаша кылучылар саны 136 меңнән артып китәр дип көтелә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре – концерт залларына, төрле чараларга бару өчен менә дигән мөмкинлек. Бу чорда Казанда төп концерт заллары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы булачак. Биредә декабрь уртасыннан Яңа ел каникуллары тәмамланганчыга кадәр чаралар каралган.

Бүгеннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә һәм ул киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә арттырыла: физик затларга ул 2 меңнән 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 меңнән 30 мең сумгача, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тарафыннан, ТР Хөкүмәте белән берлектә, Татарстан территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чараларын уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнеп, тормышка ашырыла башлаган.

Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары Татарстан предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың бөтен муниципальберәмлекләре белән видеоконферецэлемтә режимында үтте. 


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган IV Санкт-Петебург халыкара мәдәният форумының пленар утырышы узды. Дәүләт Эрмитажының баш штабында узган утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТР Инвесторлар клубы» утырышында катнашты. Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килүче эре инвестиция компанияләре вәкилләре катнашты.
Чараның модераторы – «ТЯГ «Яңа гасыр» ААҖ генераль директоры Илшат Әминов. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән зыянны киметү буенча өстәмә чаралар турында” ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды.

Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты, Хөкүмәт Аппаратлары бүлекчәләре җитәкчеләре, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары һәм башкалар катнашты. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Күзәтү системасы белән җиһазланмаган мәктәп автобусы рейска бөтенләй чыгарга тиеш түгел. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган утырышта шуны таләп итте. Биредә “ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән зыянны киметү буенча өстәмә чаралар турында” ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды.

13 декабрьдә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, ЮНЕСКОның 70 еллыгына багышланган IV халыкара мәдәни форумда катнашу өчен Санкт-Петербургка килде. Форумның тантаналы ачылышы бүген Эрмитажның төп штабында була.


13
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Казанның Җиңү паркында Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенә байрак тапшыру тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Федераль суд приставлары хезмәте директоры – РФ баш суд приставы Артур Парфенчиков, Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов, идарә хезмәткәрләре һәм ветераннар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International