Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Англия сәламәтлек саклау илкүләм хезмәте рәисе, Йорк университеты мактаулы ректоры, 5-100 проекты халыкара советы әгъзасы Малколм Грант белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрыы урынбасары Андрей Поминов, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Татарстан нефть-газ химиясе комлпексының төп предприятиеләре 2015 елның январь-сентябрь айларында 136,6 млрд. сум табыш алдылар, бу былтыргы күрсәткечләрдән өчтән бер өлешкә артык. Бу хакта бүген Казанда узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында билгеле булды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев 2016 – 2025 елларга «Россия Федерациясе субъектларында гомуми белем оешмаларында яңа урыннар булдыруга ярдәм» программасы буенча селектор киңәшмә уздырды.
Киңәшмә «Горки» (Мәскәү өлкәсе) резиденциясендә узды.
Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә федерация субъектлары башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы ягыннан чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, имеш, республикада әзерләнүче терактлар һәм диверсияләр турында социаль челтәрләрдә таратыла торган хәбәрләргә комментарийлар бирде.
«Рәсми рәвештә белдерәсем килә, халыкка янаулар, әзерләнүче терактлар һәм диверсияләр турындагы барлык хәбәрләр – болар бар да провокация!» – дип белдерде Андрей Кузьмин. – Кемнеңдер җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек тудырасы килә. Тиешле структуралар, эчке эшләр органнары тикшеренүләр алып бара – социаль челтәрләрдә мондый мәгълүмат кайдан килгән һәм аны кем тарата. Аннары бу хәлләргә хокукый бәя биреләчәк».
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы советны ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенә үзгәртү турындагы указны имзалады.
Бу хакта бүген ул Казан Кремлендә ТРда Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиянең беренче утырышында белдерде. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Чара республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини конфессия вәкилләре катнашында киңәйтелгән форматта узды.
Татарстанда федераль юлларны кышкы чорда тәэмин итү өчен юл техникасының әзерлеге 100 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ баш инжентеры Александр Анисимов белдерде. Ул искәрткәнчә, идарә федераль юлларның 1023 километрын тәэмин итә, аларны кышкы чорда тиешле дәрәҗәдә тоту өчен алты подряд оешма эшли.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Искәртәбез, медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылган иде.
Татарстан Республикасында 2015 елның 9 ае эчендә алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, шул ук чорда алкогольдән агуланып 274 кеше һәлак булган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Чара барлык мунициципаль районнар белән бергә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.