Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, йөк машиналары "Дакар-2016" раллиена китәр алдыннан, "КАМАЗ-Мастер" командасы белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, шулай ук команда җитәкчесе Владимир Чагин белән бергә, "КАМАЗ-Мастер" командасы машиналарын "Дакар-2016" раллиена озатуда катнашты.
Татарстан Республикасында 2015 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча терлекчелек тармагы эшенә бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йомгак ясады.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасында ТР Дәүләт хезмәт нспекциясенең оператив күрсәткечләре буенча 2015 елның гыйнвар-октябрь айларында төзелеш объектларында 42 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәлләргә китергәннәре – 26, үлем очраклары – 16. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан бирле 1 мең 166 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы Төзүчеләр бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешма әгъзасын – 876 оешманы тикшерде.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым.