ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Польша бизнес-бергәлегенә ике республика арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Татарстанга килү зарур. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Польша Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Катажина Пелчинска-Наленч белән очрашуда белдерде.
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә ТР Конституциясе көне һәм республика Конституция суды оештырылуга 15 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш узды.

Утырышны ачып, Илдар Халиков анда катнашучыларны  Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 23 ел тулу уңаеннан котлады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан ратушасында Татарстан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре вәкилләренә 11 "Нефаз" автобусы ачкычларын тапшырды. Чара башланганчы республика лидеры ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар озатуында Ратуша бинасы каршындагы яңа автобусларны карады.

Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ подразделениеләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең районнардагы юл-патруль хезмәте һәм дежур частьләре полиция хезмәткәрләренә 46 яңа автомобиль тапшырды: 33 “Лада Приора” һәм 13 “УАЗ-396522” автомобиле.

Россия боксеры Александр Поветкин авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен поляк Мариуш Вах белән көрәштә җиңү яулады. Супер көрәш бүген Казанда узды.

Поветкин өчен 12 нче раундта техник нокаут аша ирешелгән бу җиңү, бер җиңелүе генә булган килеш, 30 нчысы иде.


4
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген "Kazan-Arena " стадионында урнашкан "Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәген тәкъдим иттеләр.

Бүген Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт  опера һәм балет академия театрында "Безнең йорт - Татарстан-2015" этномәдәни фестивале гала-концерты узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышында. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

Быел Татарстан күлләрендә һәм елгаларында 118 кеше һәлак булган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 кешегә азрак. Берникадәр уңай динамика күзәтелүгә карамастан, соңгы 3 айда гына да суда 18 гадәттән тыш очрак теркәлгән. Һава температурасы түбәнәюгә һәм сулыкларда боз барлыкка килә башлауга бәйле рәвештә, су объектлары кешеләр иминлеге өчен аеруча зур куркыныч тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International