Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Кукмара муниципаль районында эш визиты белән булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев озатып йөрде. Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 260 урынга исәпләнгән яңа "Йолдызлык" балалар бакчасы ачылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максаты – урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.
Районга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Г.М Садыкованың гаилә фермасына барды. Фермер хуҗалыгы 100 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән. Объектны 2014 елда төзи башлаганнар. Эшчәнлеген башлаучы фермерларга ярдәмнең республика программасы буенча 1,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Шулай ук КФХ җитәкчесе Гөлшат Садыйкова 20 бозауга грант алган.
Ышанам ки, эшкуарлар белән, "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектындагы кебек, әңгәмә режимында аралашу форматы уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларындагы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуында белдерде. Эшкуарлар белән очрашу “Корстон” кунакханә комплексында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан басуларында уңыш җыю барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Искәртик, бүген Рөстәм Миңнеханов Лениногорскка эш визиты белән килде. ТР Хөкүмәте Йортыннан видеоконференцэлемтә аша киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.