Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ел саен уздырыла торган Татарстан гаиләләрен олылау тантанасында белдергәнчә, Татарстанда аерылышу процедурасын катлауландыру чаралары эшләнә. «Бүген аерылышуларга бик җиңел карау очраклары сер түгел. Без бу системаны үзгәртергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта «Татнефть» ҖАҖнең 2015 елның җиде аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның сентябрь аена бюджеты расланды, компаниянең беренче ярты елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «МАКС-2015» халыкара авиация-космик салонын ачуда катнашты, ул Мәскәүдән ерак түгел Жуковский шәһәрендә старт алды.
Авиасалонның күргәзмә павильоннары 19 мең кв. метрда урнашкан, шулар арасында Татарстан Республикасы предприятиеләре – Казан вертолетлар заводы, «С.П.Горбунов ис. КАЗ – «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Казан Гипронииавиапром», «Электроприбор» заводы, «Радиоприбор», «Элекон заводы», «Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы» ААҖ, В.И. Шимко ис. «Радиоэлектроника» ФҖБ» ААҖ бар.