Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, 6 августка, 42 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт объектларында 4 мең 476 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 11 муниципаль берәмлектә 32 техник иминлекне бозу очрагы ачылган.
Соңгы 2 атнада уздырылган инспекция тикшерүләре буенча 22 муниципаль берәмлектә техник имнлекне бозу фактлары ачылмаган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узлырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Россия Төзелеш һәмәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Без Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан Татарстанга бүген кич эш сәфәре белән килде (2015 елның 7-9 августы).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максаты - районда урып-җыю эшләре барышы белән танышу һәм Кулангин икмәк кабул итү пунктында булу. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан районына эш сәфәре барышында "Чемпион" яңа универсаль спорт комплексын ачу тантанасында катнашты.
Югары Ослан авылындагы әлеге объект республика (120,5 млн сумга якын) һәм федераль (12,5 миллионнан артык) бюджетлар акчаларына төзелгән. Комплекска нигез ташы узган елның 1 октябрендә салынган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан, Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнарда берничә социаль объектта булачак, шулай ук басуларда урып-җыю барышы белән танышачак, урып-җыюда катнашучы механизаторлар,хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашачак.