Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2015 елның дүрт ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның июненә бюджеты расланды, шулай ук беренче кварталда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар республиканың икътисадый һәм социаль үсеше, Россия Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе эшчәнлеге мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар.
Икътисад үссен өчен безгә партнерлар кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы (РИРА) рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Томскта белдерде. РИРАнең 5 еллыгына багышланган утрышы тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап бирегәндә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ассоциация эшчәнлеге дәвамында РИРА әгъзалары булган регионнар саны сигездән ундүрткә хәтле җитте.
Үткән биш ел эчендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе эшчәнлеген уңай дип бәяләргә мөмкин. Бүген бу хакта Томскта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Искәртәбез, Томскта Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең 5 еллыгына багышланган утырыш узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск шәһәрендә, анда Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең (РИРА) чираттагы утырышы уза.
Рөстәм Миңнеханов, РИРА Советы рәисе буларак, Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең 5 еллыгына багышланган утырышны алып барачак һәм анда чыгыш ясаячак.
Бүген “Казан-Арена” стадионында Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5 мең 555 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 2014-2015 нче уку елы тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм ничек кенә тантаналы оештырылса да, бүген иртән Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан укучыларының фаҗигагә юлыгуы аны берникадәр, әлбәттә, төссезләндерде, күңелгә борчу өстәде. Соңгы кыңгырау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, югары уку йортлары ректорлары, укытучылар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Түдбән Новгород өлкәсендәге һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты. Искәртик, бүген Түбән Новгород өлкәсендә Казаннан Санкт-Петербургка каратэ буенча ярышларга спортчыларны илтүче автобус катанштында авария булды. "Бу безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига, - дип әйтте, аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов. - Кызганчыка каршы, өч кеше һәлак булган. Берничә кеше авыр хәлдә. Мин бу хәлне тикшерергә йөкләмә бирдем. Бу мәсьәлә белән хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе шөгыльләнәчәк".