ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Казанда IV (XX) Бөтенроссия археология съезды ачылды. Аның пленар утырышында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия тарих җәмгыяте рәистәше, РФАнең Себер бүлеге Археология һәм этнография институты директоры Анатолий Деревянко, РФА академигы, РФАнең Археология институты директоры Николай Макаров, ТР Фәннәр академиясенең А. Халиков исемендәге Археология институты директоры, КФУның этнология кафедрасы мөдире Айрат Ситдыйков, ТР ФА вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Инвестицион үсеш агентлыгы коллективына яңа җитәкче - Талия Миңнуллинаны тәкъдим итте.

19
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 20-27 октяберендә кыска вакытлы ялда була.

18
октябрь, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә указ имзалады. 2014 елның 17 октябереннән ПУ-992 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Якупов Линар Гәбделнур улы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителгән.

Татарстанда 2014 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды – эшләр барлык 793 йортта тәмамланды. Бу хакта бүген видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

17
октябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры Андрей Никитин белән очрашты.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын контрольдә тотучы оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Терлекчелек һәм авылларда хуҗалык алып баруның кече формаларын үстерү чаралары буенча бөтенроссия киңәшмәсен бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды. Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремленнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясе вице-губернаторы Ли Юджи әфәнде белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Кытай делегациясе әгъзалары катнашты.

Бүген традиция буенча туй көне саналган җомга көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" гаилә үзәге янында агач утыртуда катнашты. Республика башлыгы белән Казан мэры Илсур Метшин алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар белән бергә агачлар утыртты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International