ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе вәкилләре бүген яңа махсус техника ачкычларын алдылар.

Бу чара тантаналы төстә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районында уңыш җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов озата йөрделәр.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет әгъзалары хезмәт базарындагы вәзгыять һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Икътисадый совет утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында барды.


3
август, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Казанда, Тимерюлчылар көнендә тимер юл вокзалларының яңа биналары – “Юдино-1” һәм “Юдино-2” ачылды. Бу тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.

2
август, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2014 елның 2 августына 280 мең гектарда игеннәр сугылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстан Республикасында 2014 елның 1 августына 1 млн. 424,1 мең кв.м. торак тапшырылган, яисә еллык йөкләмәнең 59,4%ы.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Татарстанда 2014 елның 1 июленнән 30 сентябренә кадәр төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өчайлык уза. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Илдар Халиков уздырды.

1
август, 2014 ел
җомга
“Смарт Сити Казань” мәйданчыгында Россиянең “Лионтех” компаниясе белән Көньяк Кореянең Mirae компаниясе бергә радиоэлектроника сәнәгате өчен югары төгәллеккә ия җиһазлар эшләп чыгару буенча завод төзергә планлаштыралар. Бүген компанияләр җитәкчеләре Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда проектны гамәлгә кертү перспективалары турында фикер алыштылар. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТРның Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, “Иннополис” МИЗ генераль директоры Игорь Носов катнашты.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәү Кремлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә IV дәрәҗә “Ватан алдында казанышлар өчен” орденын тапшырды. РФ Президентының Минтимер Шәймиевне бүләкләү турындагы Указы 2014 елның 14 гыйнварында имзаланган иде.

29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Фаразларга караганда, быел Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга 39 мең 44 бала керәчәк. Аларның 6 меңгә якыны ярдәмгә мохтаҗ. Бу аз керемле, асрамага бала алып тәрбияләүче, күп балалы, иминлеге какшаган, ата-анасы инвалид яки эшсез булган гаиләләрдә яшәүче, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булган балалар. Шул хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә багышланган брифингта ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International