ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты.Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы коррупциягә каршы көрәштә Россиядә иң алдынгы регионнарның берсе,һәм Татарстан тәҗрибәсен бөтен Россия буенча таратырга һәм киң кулланырга кирәк.Бүген бу фикерне Россия Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко “РФ субъектларында коррупциягә каршы торуның хокукый һәм институциональ нигезләрен камилләштерү: проблемалар һәм аларны чишү ысуллары"темасына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция барышында җиткерде.Конференция эшендә Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казанга бер көнлек эш сәфәре белән Россия Федерациясе федераль җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Ивановна Матвиенко килде. “Казан” халыкара аеропортында югары кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

12
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Казанда 2013 елгы җәйге Универсиадага башланырга 143 көн калган, һәм бездән Уеннарның сыйфатлы узуын, кунаклар һәм спортчыларның иминлеген саклауны тәэмин итү таләп ителә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы Җәмәгать советы, Россия Гадәттән тыш хәлләр коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте. Утырыш Казанда РТ Хөкүмәт Йортында узды.

Ачкычларны аларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков тапшырды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясендә булды.Коллегия эшендә шулай ук Россия Экология һәм табигый байлыклар министры Сергей Донской ,Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе Марина Селиверстова катнашты.

11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дәүләт-шәхси партнерлыгы – Россия мәдәни мирас объектларын саклауда нәтиҗәле корал”- темасына узган фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.
Конференциянең пленар өлеше Казан Ратушасында узды.
Бу чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш”фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ,Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
2012 елда Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагыннан 44млрд.сум тулай табыш алынган,бу 2011елдагы күрсәткечтән 10% ка югары.Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте.
Коллегия утырышы IТ-паркта(Казан) узды,аның эшендә Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты
Балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәрге булган система ахыргы чиктә кеше, гражданинны, профессионалны, республиканың киләчәген тәрбияләргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычларына багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үтте.
2012 нче ел ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты өчен гадәти булмады, чөнки республикада тарифны җайга салу системасын яхшыртуның бер төркем җитди этаплары тормышка ашырылды. Аерым алганда, ТР территориясендә җылылык һәм су белән тәэмин итү, өлешчә электроэнергетика өлкәсендә арадаш субсидия бирү тулысынча бетерелде.
ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә, социаль киеренкелекне бетерү максатыннан, халыкны социаль яклау эшен тәэмин итүгә юнәлдерелгән бер төркем карарлар кабул ителде. Бу хакта бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенә нәтиҗәләр ясап, республика Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International