Бүген Казанда “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: интеллектуаль транспорт системалары” IV халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында республиканың нефть-газ-химия комплексы өчен кайбер кызыклы тәкъдимнәр каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Директорлар советы эше барышында «Татнефть» компаниясенең гыйнвар аендагы бюджет үтәлешенә йомгак ясалды һәм 2016 елның мартына бюджеты расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы Абел Аганбегян белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов катнашты.
Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты, агымдагы икътисадый вәзгыятькә карата үз уйларын уртаклашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кыла.
2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар буенча Чаллы шәһәр Советы утырышы башланганчы, Рөстәм Миңнеханов шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсен карады.
Күргәзмәгә үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен эшкуарлар, төзүчеләр, яшьләр, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф һәм башка өлкәләр куйган иде.
Кукмара районы халкы һәрвакыт эш сөючәнлеге, булдыклылыгы белән аерылып торды. Бу хакта бүген Кукмара муниципаль район советы утырышында Илдар Халиков ассызыклап узды.
Төп доклад белән Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев хисап тотты.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында, социаль ипотека һәм авария хәлендәге тузган торактан кешеләрне күчерү программалары буенча сафка бастырылган 21 фатирлы торак йортны рәсми ачу тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында КФУ Инжиниринг үзәгендә һәм капиталь ремонты тәмамланган тулай торакның "А" корпусында булды.
Рөстәм Миңнехановны Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм КФУ Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев озата йөрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ ндәге җитештерү базасында булды.
Татарстан Президенты авыр йөк машиналары өчен компонентлар җитештерүче завод эшчәнлеге белән танышты. "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ генераль директоры Михаил Кожевников кыскача предприятие һәм алга таба үсеш планнары турында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин белән очрашты. Очрашу Менделеевск шәһәрендә «Аммоний» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы кысаларында узды.
Яклар Татарстан белән Куйбышев тимер юлы арасында кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча, шулай ук республикада тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү хакында фикер алышты.