Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәткә эш сәфәре кысаларында “Татбурнефть” идарәче компаниясе" ҖЧҖдә һәм Әлмәт торбалар заводында булды.
ТР Премьер-министрын Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ГАҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш мунициципаль районында “Мамадыш” совхозы бистәсендә Үзәк урамда 40 фатирлы йортны ачуда катнашты. Биш катлы йорт төзү эшләре узган елның декабрендә тәмамланган. 26 фатир социаль ипотека программасы буенча бирелә, 3се – авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча, 10сы – ятим балаларга, һәм тагын 1 фатир сату өчен калган. Объектның смета бәясе 50,1 млн сум тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районына эш сәфәре кыла. Ул анда 2015 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясауга һәм 2016 елга бурычларга багышланган район Советының киңәйтелгән утырышында катнашачак.
Эш сәфәре барышында Татарстан Президентын Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөри.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш һәм балык бистәсе муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - район советларының йомгаклау утырышларында катнашу, анда 2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында сүз барачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов InfraONE компаниясе Директорлар советы рәисе Альберт Еганян һәм компаниянең идарәче директоры Сергей Беляков белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьеры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аэрофлот - Россия авиалинияләре" ГАҖ идарә рәисе, генераль директоры Виталий Савельев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә ачылган Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан АСК экспозициясен карап чыкты. Форум «Казан ярминкәсе» КҮдә башланып китте һәм 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук анда «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Волгапродэкспо» 16 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Air Cargo Global компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Air Cargo Global компаниясе – авиация транспорты белән йөк ташу буенча дөньяда лидерларның берсе. Air Cargo өзлексез һәм ышанычлы каналлар булдырып, йөкләрне дөньяның теләсә кайсы почмагына үз вакытында илтүне тәэмин итә.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.