ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры урынбасары Вячеслав Козлов, "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры урынбасары - "Казан вертолетлар заводы" ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар катнашты. 

Бүген Казандагы “Корстон” комплексында Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессының пленар утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы Президенты, РФ Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Виктор Кидяев,  РФның 82 төбәгеннән Муниципаль берәмлекләр советлары башлыклары, шул исәптән ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубы уенчысы Гёкдениз Карадениз белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Сименс» комапниясенең Татарстанга визиты – безнең проектларның билгеләнгән планнар нигезендә гамәлгә ашырылуын таныклаучы факт.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   «Сименс» компаниясенең Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге президенты, «Сименс АГ» вице-президенты Дитрих Меллер белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең Түбән Камадагы предприятиеләре активының гомуми җыелышында катнашты. Чарада шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. "ТАИФ" ААҖ 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узган җыелышта "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, "ТАИФ-НК" ААҖ һәм "ТГК-16" ААҖ хезмәткәрләре бар иде. 

 Түбән Камада гамәлгә куела торган проект - нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексы революцион проект булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камага эш сәфәре нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә белдерде.

Искәртеп үтик: бүген ул Түбән Камага эш сәфәре кысаларында төзелеп килгән нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында булды. Әлеге стратегик инвестицион проектны "ТАИФ-НК" ААҖ ("ТАИФ" компанияләр төркеме) тормышка ашыра.

Хәзергә комплекс төзелеше актив бара, аны 2016 елның IV кварталында эшләтеп җибәрү планлаштырылган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа күп катлы йортларга күчү тантанасында катнашты (47 нче  микрорайон, Фикрәт Табиев урамы).

Фикрәт Табиев урамындагы 9 нчы йортка күчү тантанасында шулай ук Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль  директоры Азат Бикмурзин һәм шәһәр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында төзелеп килгән нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында  булды. Искәртәбез: әлеге стратегик инвестицион проектны "ТАИФ-НК" ААҖ ("ТАИФ" компанияләр төркеме) тормышка ашыра.

Бүген Түбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖнең бензин заводында "Евро-5" стандартлы бензин сәнәгый җитештерелә башлады. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама каласы башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты. "ТАИФ-НК" РФ Хөкүмәтенең "Автомобиль һәм авиация бензинына, реактив двигательләр өчен дизель һзм судно ягулыгы һәм мич мазутына таләпләр турында"гы техник регламенты кабул ителгәнче үк "Евро-5" стандартлы бензин җитештерә башлый. Шул ук вакытта заводта түбәнрәк класслы бензин чыгару тулысынча туктатылачак.

Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Нефтехимик" футбол клубының укыту-тренировка базасында булды. Биредә аны "Нетехимик" ФК президенты Тимур Шиһабетдинов һәм "Нефтехимик" ФК директоры Наил Гыйззәтуллин каршы алдылар. Рөстәм Миңнеханов визитының төп максаты - клуб инфраструктурасы белән танышу. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International