ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе "Яңарыш" фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, кичә ачылган II Халыкара реставраторлар съезды делегатлары белән очрашты.
Бүген Казанда Finnopolis - 2015 инновацион финанс технологияләренең беренче Казан форумы ачылды. Аның эшендә Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Россия Саклык банкы"/"Сбербанк России" ААҖ идарә рәисе Герман Греф катнаша.

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Казанга ике көнлек эш сәфәре белән (2015 елның 16-17 сентябре) Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина килде. «Казан» халыкара аэропортында Эльвира Нәбиуллинаны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Үзәк Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы Лариса Павлова, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов  һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Бүген Казанда “Россия хәрби-тарихи җәмгыять” Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында “Татарстан Республикасында Россия хәрби-тарихи җәмгыятьнең төбәк бүлеген булдыру турында” ниятләр турында протоколны имзалау тантанасы узды. Документны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия мәдәният министры Владимир Мединский имзалады.
Россия реставрацияләүчеләрнең уңышлары белән хаклы рәвештә горурланырга була. 2012 елда илдә нибары 7 зур объект реставрацияләнгән булса, 2013 һәм 2014 елларда трихи-мәдәни мирасның 70әр корылмасы торгызылган. Быел исә федераль бюджет хисабына 117 объектны реставрацияләү күздә тотыла.

Бу хакта бүген Казанда “Корстон” комплексында II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтаен ачу тантанасында РФ мәдәният министры Владимир Мединский хәбәр итте.

Татарстан Республикасы – Казахстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча лидер регионнарның берсе. Бүген бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Сочи шәһәрендәге Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында хәбәр итте.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген газ тармагында 48 ел эшләгән, газ сәнәгатенең атказанган хезмәт ветераны Борис Сергеевич Посягинга республика дәүләт бүләге - "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды.
Бүген Казанда Россия - Словения сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең XII утырышы кысаларында Татарстан - Словения эшлекле форумы узды.
Утырышта катнашучыларны Хөкүмәтара комиссиясенең Россия вәкиле - РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Эшлекле форум башланганчы, кунаклар Татарстан куәте-мөмкинлекләре чагылдырылган күргәзмә экспозициясе белән кызыксынып танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәренә рәсми сәфәре барышында «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россия-Казахстан хезмәттәшлеге перспективалары» күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.

Искәртәбез, бүген ул Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составында Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумында катнаша.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Сочида. Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында ул Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумында катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International