ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Сочида Халыкара инвестиция форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Касторама РУС» ҖЧҖнең күчемсез милек һәм үсеш буенча директоры Мишель Шез белән Татарстан Республикасы павильонында очрашты. 

«Сочи-2015» халыкара инвестицион форумы кысаларында Сбербанк «Диверсификация. Сайлап алу мөмкинлеге күп булса да, башка альтернатива юк» темасына эшлекле иртәнге аш уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочига Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен килде. Бүген әлеге чара кысаларында ТР Президенты Саклык банкының иртәнге эшлекле ашында катнашырга планлаштыра. Анда катнашучылар Россия икътисадын диверсификацияләү буенча перспектив чаралар турында әңгәмә корачак. 

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазиянең кайбер җитештерү предприятиеләрендә булды. Аны Абхазия Республикасы Президенты Рауль Хаҗимба, Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы һәм Абхазия Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Алтай Республикасы Дәүләт җыены - Әл Корылтай рәисе Иван Белеков һәм республиканың Язучылар берлеге рәисе Бронтой Бедюров белән очрашты. Алтай кунаклары Казанга бүген ачылган XI Халыкара төрки халыклар шигърияте фестивалендә катнашу өчен килде.
Агымдагы елның 9 аенда ТР "Халык контроле" Дәүләт мәгълүмат системасында басылган белдерүләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 36 процентка арткан. Хәл ителгән мәсьәләләр өлеше 5 процентка артык. Бу хакта бүген "Халык контроле" системасы эшенә багышланган киңәшмәдә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов белдерде. Киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Татарстан һәм Абхазия бизнесменнары хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табар һәм уртак проектлар турында килешерләр дип ышанабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Абхазия эшлекле даирәләре катнашында уздырылган түгәрәк өстәл барышында хәбәр итте. Чара Сухум шәһәренә Татарстан делегациясе эш сәфәре кысаларында узды.

Абхазия Республикасына эш визиты белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Сухум шәһәре аэропортында аны Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия каршы алды. Килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов Сухум районының Эшер авылына юл тотты, анда ул Абхазия Республикасының беренче президенты Владислав Адзимба мемориаль комплексына чәчәкләр салды. 

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президентиы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. 
Бүген Казанда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International