ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Рөстәм Миңнехановка сайлауларда җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары килә башлады. Телефоннан аны Казахстан Премьер-министры Кәрим Масимов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды" корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин котлады. 
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты урынына сайлау кампаниясендә катнашучы Хафиз Миргалимов (КПРФ), Рушания Бильгильдиева («Гадел Россия») һәм Руслан Юсупов (ЛДПР) белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген республика Президентын сайлауларында ышанычлы җиңү яулаган Рөстәм Миңнехановны эш кабинетында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренчеләрдән булып котлады.

Татарстан Республикасында 2015 елның 11 сентябренә 1,607 млн. кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык биремнең 67%ы. Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 146,5 мең кв. метр булган 2 мең 535 фатирлы 99 йорт гамәлгә кертелгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТРК реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин катнашты.


13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе

Экзит-полл белешмәләре буенча республика Президентын сайлауда әйдәп баручы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы хакимияте системасы зур ышанычка ия.

Рөстәм Миңнеханов "Kazan-Arena" стадионы янында "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәме тамашачыларына мөрәҗәгать итте.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, үзенең хатыны Сәкинә ханым белән бергә, ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнаштылар. Алар иртәнге сәгать 10да КИТТУ-КХТИның төп бинасындагы 55нче сайлау участогына килделәр (К. Маркс ур., 68).

Бүген Татарстан Республикасында федерация субъектының иң югары вазыйфаи заты – Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар уза.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов иртәнге сәгать 9 да сайлауларга барды. Җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова белән ул 42 нче сайлау участогына (А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ», К.Маркс ур., 10) килде.


11
сентябрь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко Татарстанда гольф үсеше мөмкинлекләре турында очрашып сөйләштеләр. Чара “Казан” тау чаңгысы спорт-савыктыру базасында узды. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шакирова, ТР министрлыклар һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре барышында район активы белән очрашты. Чистай Мәдәният йортында узган очрашуда республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ ФҖ Федерация Советында Татарстаннан вәкилләр катнашты. Чара башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Чистай предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Чистайда 140 урынлык «Аленький цветочек» яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашачак, реконструкция уздырылган «Кама» яр буен карап чыгачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International