Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашыру барышы белән танышты. Республика лидерын "Аммоний" ААҖ генераль директоры Сергей Шевченко озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов елга суны әзерләү җайланмасы, реформинг, карбамид склады һәм газ-турбина җайланмасы кебек кайбер объектларны карады. Бүгенге көндә комплексны төзү тәмамлану алдында, кайбер объектларда эшләтеп җибәрү башкарыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Югострой" концерны президенты Йиржи Герле (Чехия Республикасы) белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ СҖТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Моношәһәрләрне үстерү Татарстан өчен төп бурычларның берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Моношәһәрәр үсеше фонды” коммерцияле булмаган оешма генераль Дмитрий Скриванов белән очрашуда белдерде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе» АО компаниясе рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наиль Маганов һәм башкалар катнашты.
«Россия-Кытай мөнәсәбәтләре хәзерге вакытта динамик үсештә һәм стратегик партнёрлык характерында», - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә. Ул билгеләп үткәнчә, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашты. Югары дәрәҗәдә сөйләшүләр вакытында ике ил арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлгән килешүләргә имза салынды, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге урамнарны карап әйләнде. Максаты шәһәрнең тарихи урыннары белән бергә үзәк туристик маршрутның төзекләндерү дәрәҗәсен карау иде. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка һәм Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына чәчәкләр салды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Кидәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.