Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сарман районында булды. Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Сарман районына сәфәр Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Ул Сарманның мәдәният паркында 1997 елда урнаштырылган, ә быел иганәчеләр акчаларына төзәтелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Тукай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Тукай, Минзәлә һәм Сарман муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды. Сәфәренең максаты – авыл хезмәтчәннәре белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышу.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында торакларны сафка кертү, юлларны төзү программасын гамәлгә ашыру, язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча гадәттәге республика киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар. Чара видеоконференция режимында Татарстанның бөтен муниципаль районнары белән уздырылды.
Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Кадерле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы – олы юбилей уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясен социаль-икътисадый үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барды. Көн тәртибендә – сәламәтлек саклау, мәгариф һәм хезмәт өчен түләү кебек социаль өлкәләргә кагылышлы «май указларының» үтәлеше.
Утырышта шулай ук РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, РФ Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарда шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары әгъзалары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрде.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлки, Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.