ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗип Галимәрдәнов белән очрашты.

Минтимер Шәймиев 87 яшьлек ветеранны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медален тапшырды.

Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре кысаларында төп мәсьәләләрнең берсе – язгы чәчү кампаниясен финанслауны тәэмин итү, ул 15 млрд. сум исәпләнә, шулардан 9 млрд. сумы заем кредит ресурсларына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елда сезонлы кыр эшләрен оештыру һәм башкару мәсьәләсе буенча регионнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылучы селектор киңәшмәсендә хәбәр итте.

Селектор киңәшмәсен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чарада федераль министрлар, регионнар башлыклары, агросәнәгать комплексында эшчәнлекне гамәлгә ашыручы бизнес вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Allied Mineral Products компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан Республикасының халык артисты Венера Ганиевага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Регионнар дәрәҗәсендә хезмәттәшлек – илләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны сакалучы нигез ул. Бу хакта бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Даниянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашуында белдерде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


24
март, 2015 ел
сишәмбе
Казанга WorldSkills International президенты Саймон Бартли җитәкчелегендә WorldSkills International (WSI) комиссиясе әгъзалары килде.

Кунакларны Казанның халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Азат Кадыров каршы алды.

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов World Skills International (WSI) оешмасы вәкилләре белән очрашуда катнашты.

Очрашуны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Чарада WorldSkills International президенты Саймон Бартли, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм башкалар катнашты.

Очрашу WSI халыкара хәрәкәтенең 2019 елда WorldSkills Competition халыкара чемпионатын уздыруга Россия Федерациясенең әзерлеген билгеләве кысаларында узды.

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы турында»гы Указга имза салды. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашу уздырды.

Очрашу дәүләт башлыгының Кремльдәге эш кабинетында узды.

Владимир Путин очрашу барышында Татарстан Республикасының соңгы биш елдагы үсешен югары бәяләде.

«Соңгы елларда Сезнең җитәкчелегездә республика ирешкән нәтиҗәләр Россия Федерациясендә иң яхшылардан, – диде Владимир Путин. – Эшегездәге югары темплар арта барыр, дип ышанам».

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда Татарстанның хезмәт базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы шәһәре хакимияте вәкилләре һәм җирле предприятие җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International