Бүген Казанда светодиод яктырткычлар җитештерүче Ledel заводның икенче чираты ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Гражданнар инициативалары комитеты җитәкчесе, Санкт-Петербург дәүләт университеты ирекле фәннәр һәм сәнгать факультеты деканы Алексей Кудрин, ТР министрлыклары җитәкчеләре һәм вәкилләре, Казан Башкарма комитеты җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасында 2014 елда авыл хуҗалыгының җыелма продукциясе 2,3 %лык үсеш белән 188,8 млрд. сум тәшил итте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ведомствоның 2014 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга куелган бурычларга багышланган коллегиясендә хәбәр итте.
Кризиска чаралар кысаларында безнең төп бурыч – бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү һәм азык-төлек базарындагы ассортиментны киметмәү. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Утырыш «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, кайбер муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов Идел буе аграр форумы кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комлексының күргәзмә экспозициясен карады. Форум «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә уза (2015 елның 18-20 феварле), ул шулай ук «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 18 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәне һәм «Волгапродэкспо» 15 махсуслаштырылган күргәзмәне берләштерә.
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен карап чыкты, алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да эре агрохолдинглар да бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чабаксар шәһәрендә Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Утырышта катнашучылар интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.