Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Кытай Халык Республикасына эш визиты белән килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасын 2014 елгы Клублар арасында дөнья чемпионатында һәм Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады. Бүген Казан Кремлендә “Динамо-Казан” волейболчылары җиңүе уңаеннан тантаналы кабул итү чарасы узды. Искәртеп узабыз, кичә, 16 май көнне, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы яулаган трофейлары белән Казанга кайтты.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе 90 процентка төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасында 40 муниципаль берәмлектә 793 күп фатирлы торак йортның 756 сында капиталь ремонт эшләре башланган. Соңгы ике атнада 69 йорт ремонтланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтендөнья икътисадый форумының Глобаль шейперлар берлеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу “түгәрәк өстәл” форматында Казанда югары технологияләр өлкәсендә – ИТ-паркта узды. Чарада Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт министры министр Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Стратегик инициативалар агетлыгының бизнес инициативаларын алга сөрү Клубының лидерлары белән очрашуында Россия һәм Татарстанда инвестицион климатны яхшырту мәсьәләләре каралды. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, берничә тикшерү органнары вәкилләре.