Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Сәхнәдән ветераннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары, сугыш ветераннары катнашты.
«Бүген безнең уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү, вакыт-вакыт кына түгел, һәрвакыт. Һәр ветеран үзе турында кайгыртуны сизеп торырга тиеш, төп бурыч - адреслы ярдәм», - дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, моннан тыш, ул интернет челтәренең Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталында (www.prav.tatarsan.ru) реаль вакыт режимында турыдан-туры трансляцияләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин алып барган бу утырышта дәүләт башлыгының бер ел элек имзаланган май указларын гамәлгә ашыру буенча фикер алышынды. Утырышта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, регионнар башлыклары катнашты.
Иртәгә, 8 май көнне, ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatar.ru) 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чараның туры трансляциясе әзерләнә. М. Җәлил ис.ТДАО һәм БТда узачак чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасында Татарстан Республикасы хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Киңәшмә законсыз уен бизнесына каршы көрәш мәсьәләсенә багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков ачты. Нотыкта хокук саклау органнарының һәм законсыз уен бизнесына каршы көрәшне тикшереп торучы органнарның законсыз уен бизнесына каршы көрәш өлкәсендәге эшенә нәтиҗәләр ясалды һәм эшчәнлегенә бәя бирелде, ушулай ук бу өлкәдәге эшне активлаштыру зарурлыгы да билгеләп үтте.