Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров яңа ИТ-шәһәр Иннополисның биналар һәм инженерия инфраструктурасы төзелеше барышы белән танышты. Шулай ук төзелеш мәйданчыгында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар, ведомство җитәкчеләре, компания-подрядчы вәкилләре булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов RED aircraft GmbH генераль директоры Владимир Райхлин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйлметдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында язгы кыр эшләре барышын бәяләде. Чистай районында кырларны карап чыккач, делегация район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов белән бергә хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визиты барышында Көрдстан Автономияле регионы башлыгы Мәсүд Барзани белән очрашты. Президент резиденциясендә узган очрашуда шулай ук республика делегациясе әгъзалары - Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гыйрак Көрдстанына визиты барышында Көрдстан Автономияле районының Региональ Хөкүмәте Премьер-министры Нечирван Барзани белән очрашты. Эрбиледә Премьер-министр резиденциясендә узган очрашуда шулай ук республика делегациясе әгъзалары - Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «КАМАЗ» ААҖ гендиректоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Казан вертолет заводы» ААҖнең маркетинг һәм сату буенча директоры Валерий Пашко катнашты.