ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга визиты кысаларында Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гүл белән очрашты. Ашхабадта узган бу очрашуда Төркия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министры Мәхмәт Мәхди Экер, Төркия Президенты администрациясенең генераль секретаре Мостафа Исән, Төркия чит илләр эшләре министры урынбасары Наҗи Кору, Төркия Республикасы парламенты әгъзасы Мостафа Капуҗу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Төрекмәнстан һәм, Россия Федерациясенең регионы буларак, Татарстан халкыкларын электән килгән рухи-мәдәни багланышлар, күпъеллык сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник мөнәсәбәтләр бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашу барышында белдерде.

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында төрки мәдәният рухы тантана итте. Биредә берьюлы ике бәйрәм билгеләп үтелде - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу хөрмәтенә Шигърият бәйрәме һәм "Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы" елын рәсми төстә ачуга багышланган олы тантана узды. Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән тамаша белән ачылып китте. Әни, мәхәббәт, ватан, дуслык кебек кадерле төшенчәләр бию элементларына төреп аңлатылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Ашхабадта Төрекмәнстан Президентының Огузхан исемендәге сарай комплексында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга ике көнлек рәсми визит белән килде. Ашхабад аэропортында аны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисенең беренче урынбасары, Төрекмәнстан тышкы эшләр министры Рәшид Мередов, Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе  Александр Блохин һәм башкалар каршы алды.

Бүген, Габдулла Тукайның туган көнендә, бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, Кырымның вице-премьер вазифаларын башкаручы Ленур Исламов, Казан мэры Илсур Метшин, республика парламенты деутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан башкаласының күп санлы кунаклары катнашты.
25 апрельгә булган мәгълүматлар буенча республикада 839,3 мең кв.м. торак тапшырылган, бу еллык планның 35%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.

25
апрель, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан – 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасында катнашучы Төркия Республикасы делегациясе белән Казан Кремлендә очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов,Татарстан мәдәнияте министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

“Казан – 2014 елгы төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасында катнашучы делегацияләр белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызга килгән Кырым татарлары мәҗлесе делегациясе белән очрашты. Казан Кремлендә узган бу очрашуда Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгоз, Мәҗлес рәисе урынбасары Җәләлов, Кырым Республикасының Бахчисарай районы башлыгы, шулай ук делегациянең башка әгъзалары катнашты. Очрашуда тагын ТЮРКСОЙ генераль секретаре Дүсеин Касеинов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов,Татарстан мәдәнияте министры Айрат Сибагатуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International