Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка Татарстан Республикасында кайбер социаль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Татарстан башкаласы Казанда.
Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнехановның ике яклы очрашуы инновацион территориаль кластерлар үсешенә багышланган киңәшмәдән соң Казан дәүләт энергетика университетытында (КДЭУ) узды.
Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә беренче шәхси "Navigator Campus" технопаркында булды. Дмитрий Медведев белән бергә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар Казандагы технопаркка килде.