ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2014 ел
сишәмбе
Казан дәүләт энергетика университетының яңа Энергияне сакчыл файдалану өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә бүген мәртәбәле кунаклар булып, аның мөмкинлекләре белән беренчеләрдән булып танышты. Әлеге чара РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцынның Татарстан башкаласына визитына туры китереп оештырылган булуы билгеле. Мәскәү кунагы Антон Инюцынны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов Россиядә бердәнбер булган әлеге заманча укыту үзәгенә алып килеп, уникаль җиһазлар белән таныштырды, шул исәптән илдә бердәнбер “Невероятная реальность” дип аталган 3D-форматлысы белән дә.
Татарстанда язгы ташу белән бәйле вәзгыять кискенләшкән очракта, су басу зонасына республиканың 42 муниципаль берәмлегендә 216 торак пункт эләгүе ихтимал. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында язгы ташу белән бәйле рәвештә мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча чаралар күрү һәм язгы бозның куркынычлылыгы турындагы темага багышланган брифингта билгеле булды.
Су басу куркынычы янаган 42 муниципаль берәмлектә 6 мең 910 торак йорт урнашкан, анда 18 мең 846 кеше гомер кичерә.
Моннан тыш, су басу зонасына 75,3 км автомобиль юлы, 26 автомобиль күпере, 48 социаль әһәмияткә ия объект, 27 икътисад объекты эләгергә мөмкин. Нефть-, газүткәргечләр, шулай ук үләт базларына су басу куркыныч янамый.

Быел Татарстандагы торак пунктларны су басу рисклары фаразы Россия Гидрометцентры, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе, “РусГидро” ААҖ, “Антистихия” үзәге мәгълүматларына нигезләнеп эшләнгән.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев ТКХны реформалауга ярдәм фонды – Дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.
2013 нче елда энергияне сакчыл куллану һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендә республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм 2014 нче елга бурычлар турында бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында фикер алыштылар.

Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды, анда шулай ук Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды дәүләт корпорациясенең күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, Фондның генераль директоры Константин Цицин, Россия энергетика министры урынбасары Антон Инюцын катнашты.
2013 нче елда Кырымда 5,9 млн турист ял иткән, шуларның 2,3 млн – Россия Федерациясеннән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТРның Туризм буенча агентлык җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте. Брифинг туризм һәм балаларны сәламәтләндерү ялы өлкәсендә Татарстан Республикасы һәм Кырым Автономияле Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә багышланган иде.
Анда ТРның Туризм буенча агентлык җитәкчесе Сергей Иванов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин катнашты.

Бүген Казанда «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 15-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе эшен башлады. "Казан ярминкәсе" үзәгендә ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТКХ реформалау фондының күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин,  ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТКХ реформалау фондының генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнаштылар.


17
март, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” волейболчылар клубы әгъзалары – 2013/2014 еллар сезоны Чемпионнар лигасы җиңүчеләре белән очрашты.

ТКХ реформалау фонды дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин бүген Казанда узучы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды эшенең механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен тәкъдир итүен сорады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә эшендә шулай ук ТКХ реформалау фонды дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды" дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе С.В.Степашин һәм "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды" дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе К.Г.Цицин белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эрнст энд Янг» (Ernst&Young) компаниясе җитәкчелегенең вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан тагын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаштылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International