ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль һава агентлыгының Идел буе  төбәкара территориаль һава транспорты идарәсе җитәкчесе Валерий Шубин белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР трансопрт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.  
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - "Алабуга" МИЗ территориясендә "Хави Логистик Алабуга" ҖЧҖнең һәм "Хухтамаки Фудсервис Алабуга" ҖЧҖнең заводлары төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашу. 

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кырымның Бакчасарай районына ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында булган киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Энергетика министрлыгы коллегиясенең икенче киңәйтелгән утырышында катнаша. Чара РИА "Новости" Матбугат үзәгендә үткәрелә, аннан утырышның туры интернет-трансляциясе оештырылган. 

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән бергә республиканың сәнәгать һәм төзелеш объектларында нормаларны һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуны бетерү өчен өстәмә чаралар күрергә кирәк.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “2013 нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм аның шартларының торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү буенча күрелә торган чаралар” мәсьәләсе буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышы барышында хәбәр итте.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кырым Республикасы муниципаль берәмлекләренә матди һәм методик ярдәм күрсәтү буенча уздырылган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Симферопольда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак уздырды.

Бүген Дубайда ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якуповның Хосусый сектор үсеше буенча Ислам корпорациясе төбәк бүлекчәсе (Азия) директоры Әхмәд Халид белән очрашуы булды.

Очрашу IV инвестиция форумы (Annual Investment Meeting, AIM) кысаларында узды. Очрашу барышында “Хаҗ” инвестицион-туплау фондын булдыру вариантлары турында фикер алыштылар.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы"ның (АСИ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Чара Ново-Огаревода үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 
Бүген Татарстан Республикасы вәкилләре “Дубай Ворлд Централ” (Dubai World Central, DWC) компаниясе вице-президенты Тахнун Саиф белән очрашты.

Очрашу Дубайда ел саен уздырыла торган IV инвестиция форумы (Annual Investment Meeting, AIM) кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International