ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы 2013 елның 19 декабрендә Татарстан республикамы Президенты Аппаратында узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров уздырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Җиһаншин һәм башкалар катнашты.

“Хөрмәтле Россия дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, диелә котлауда. -Дәүләт куркынычсызлыгы органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Сез илнең милли мәнфәгатьләрен яклау, конституцион корылманың, суверенитетның ныклыгын һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүдә, җәмгыятьтә тотрыклылык саклауда зур өлеш кертәсез”.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек Советы утырышын уздырды. Анда фондның бу елда башкарган эшләренә йомгак ясалды һәм киләсе елда Зөя утрау-шәһәрлегендә һәм борынгы Болгар шәһәрендә булачак чаралар турында фикер алыштылар.

Бүген Ульяновск шәһәрендә (Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәт Йортында) “2013-2015 елларда 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планын раслау турында” Идел буе федераль округы Советы утырышы уздырылды.

Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында (ИФО) тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.

Идел буе федераль округы составына керүче регион буларак, Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашты.

Киңәшмәне ачып, ИФОда тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, ИФОда милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән региональ программаларны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә быел соңгысы.


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстанның Югары Ослан районында “Күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программалары. Төбәк операторлары эшен оештыру” темасына багышланган семинар узды.
Семинар утырышының пленар утырышында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков, ТКХ ны реформалаштыруга ярдәм итү фондының генераль директоры Константин Цицин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, тормыш циклы этапларында биналарның һәм корылмаларның иминлеге нигезләре буларак, төзелештә техник җайга салу системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ТКХны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналисталары белән гадәти яңа ел алды очрашуында узып баручы 2013 елга йомгак ясады һәм республика өчен киләчәк бурычларны билгеләде. Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров, Татарстан Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов катнашты.

XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы бүген Казанда видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Россия Федерациясенең спорт министры, оештыру комитеты рәисе Виталий Мутко алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты ( ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә аша). Утырыш башында Виталий Мутко билгеләп үткәнчә, 2013 елгы җәйге Универсиаданы Казанда үткәрү тәҗрибәсе 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә оештыралачагында ныклы ышаныч бирә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International