ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче чараларның төп бурычы - кеше тормышын саклау. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" Татарстан Республикасы Президентының Указын гамәлгә ашыруның барышы хакында" дип аталган уртак утырышта белдерде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. Утырыш шулай ук on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (www.prav.tatarstan.ru).

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус ПРавославие Чиркәвенең Татарстан митрополиясенең Казан һәм Татарстан Митрополиты Анастасиийга хөкүмәт телеграммасы җибәрде.
“Хөрмәтле Высокопреосвященство! Сезне чын күңелемнән архиереягә хезмәт итүегезнең егерме еллыгы белән котлыйм, бу Сезнең өчен генә түгел, Казан епархиясе һәм Татарстан митрополиясе өчен дә, безенең республика өчен дә мөһим дата, – диелә телеграммада.

10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булды.

Күзәтү советы әгъзалары Россия инвесторлары тәкъдим иткән өч проектны карадылар.

25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстанда республиканың театр учрежденияләре тарафыннан балалар һәм олылар өчен 481 яңа ел тамашасы күрсәтеләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин хәбәр итте.

"Аргументы и факты" ЯАҖ генераль директоры Денис Воронков белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.  Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук "Аргументы и факты" ЯАҖ региональ директоры Андрей Степанов, "Аргументы и факты Казан" ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Абушахманова, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, ТР Президенты җитәкчесе Андрей Кузьмин катнаштылар.


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер очрашуы узды. Яклар алга таба Татарстан белән "Газпром" ААҖ хезмәттәшлеге турында, шулай ук ярдәмче предприятие "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең 2013 елда эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Бүген Казанда урбанистика өлкәсендә бөтендөнья әйдәүче белгечләреннән берсе Энрике Пеньялоса лекция укыды. Аны тыңлаучылар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Шулай ук Боготаның экс-мэры, Нью-Йорк Транспорт һәм үсеш институты президенты лекциясен тыңларга ТР Хөкүмәте вәкилләре, Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре, архитекторлар һәм башка белгечләр килде.


8
декабрь, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Нью-Йорк Транспорт һәм үсеш институты президенты Энрике Пеньялоса белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.


7
декабрь, 2013 ел
шимбә

2013 елның 25 декабрьенә кадәр бөтен районнар мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча башкарылган эш актларын (КС-2 формасы буенча) тапшырырга тиешләр.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган кидәшмәдә белдерде. Видеоконференция режимында Рөстәм Миңнехановны объектларда башкарылган эш буенча документларны вакытында тапшырмаган районнар җитәкчелеге белән элемтәгә керттеләр. Аерым алганда, бу Әлмәт, Тәтеш, Сарман, Бөгелмә, Чистай районнары һәм Казан шәһәре. Кайбер районнар, экономияләнгән акчаларга өстәмә эшләр башкарганга, вакытында өлгерә алмаганнар. 


6
декабрь, 2013 ел
җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, җәмгыять советы әгъзасы, татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкәт Хуҗин, “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фондының Попечительлек советы рәисе Гомәр Батыршин белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International