Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының зәвык белән эшләнгән залында узган Укытучы көне күпләр күңеленә миллилеге, республика мәгариф системасының гасырлар төпкеленнән килгән традицияләрнең саклавы, аларның заман технолгияләре белән гармонияле үрелеп баруы турында сөйләүче чара буларак кереп калыр. Тантана башында күрсәтелгән, илнең икътисади нигезе мәктәптә үк салынуы, казанышлары нәкъ менә укытучылары белән бәйле икәнлеге турында сөйләгән фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәэсир итте.
Бүген ТР Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында Татарстанда инновацияләрне үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән компаниянең генераль директоры Юлия Соловьева имзалады. Чара Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” (“Татарстан, вперед!) мәгариф программасының рәсми ачылышы кысаларында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Малайзия компанияләренең берләштерелгән күргәзмә стендында булды. Аны Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Малайзиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Зайнол Абидин Омар озата йөрде.
Бүген Казанда Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Халыкара икътисадый саммитын кысаларында Стратегик форум үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 халыкара икътисадый форумы кысаларында Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Төркиянең Югары Милли мәҗлесе депутаты, Төркия Республикасының ПАСЕдагы вәкиле Мәүлет Чавушоглу җитәкли. Делегация составына шулай ук Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгәр Азим Туна, Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре кергән иде.