ТР да хокук бозуларны профилактикалау комплекслы программасы кысаларында агымдагы елда Татарстанда 39 муниципаль берәмлектә полиция участок вәкилләре өчен 82 торак йорт төзелеше планлаштырыла. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә эшнең барышы турында Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин җиткерде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның “Корстон” комплексында башланган “Бердәм халыкара транспорт-логистика системасы булыру һәм җәелдерү: перспективалар һәм чынбарлык” I халыкара транспорт-логистика форумының пленар утырышында катнашты. Аның ачылышында ул форумда катнашучыларны, РФ транспорт министры Максим Соколов һәм башка министрларны аерым әйтеп сәламләп, биредә 350дән артык бизнес вәкиле, Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм 7 илдән килгән дәүләт структуралары вәкилләре катнашуын билгеләп үтте.
Бүген атаклы Польша режиссеры Кшиштоф Занусси белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.