ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 халыкара инвестицион форумы кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлеге делегациясе белән очрашты. Делегацияне БГӘнең икътисад министры урынбасары Абдуллах әл-Салех җитәкли.

Kazansummit Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара инвестицион форумы бөтенроссия масштабына ирешергә тиеш. Бүген Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов Kazansummit'13 форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында шундый фикер әйтте.

Катар Дәүләтенең бизнес һәм сәүдә министры урынбасары Солтан әл-Хәтер җитәкчелегендәге Катар Дәүләте делегациясе белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең халыкара икътисадый форумы кысаларында очрашты. Очрашуда шулай ук РФ Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе председатель Шамил Агеев катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистан Сенаты Рәисе Сәед Наяр Хөсәен Бохари белән очрашты. Очрашу Kazansummit халыкара инвестицион форумы кысаларында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы вице-спикеры Ильяс Умаханов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Kazansummit халыкара инвестицион форум үзен Россияне ислам дөньясы белән якынайтучы мәйданчык буларак күрсәтте. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ачылган 5нче Kazansummit форумы кысаларындагы иртәнге эшлекле аш вакытында белдерде.


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген, Өлкәннәр көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннарын котлады. Тантана “Казан” ММҮдә узды.

Бүген Мәскәү астындагы Климовскта Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү Советы президиумы утырышын уздырды. Президиум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

4 октябрь, җомга көнне, иртәнге 9да бөтен Татарстан муниципаль берәмлекләре буенча сирена кычкыртылачак, бу бөтен Россия буенча шулай һәм “Внимание, всем!” дигәнне аңлата.
Бүген илдә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Барлыгы 150 меңнән артык Россияле, шул исәптән 4 меңнән артык Татарстанлы көзен 1 еллык, ягъни сроклы хезмәткә җибәрелергә тиеш. 1986-1995 елда туган егетләрнең беренче партиясе октябрь ахырында озатыла, соңгылары – декабрь беткәнче.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Очрашуда Татарстан нефтьчеләренә һәм юл салучыларына “Эколаб” (Ecolab Inc.) һәм “Налко” белән "ТИОРКО” бүлендек фирмаларының яңа технологияләре тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International