ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Яшел Үзән районы Васильево поселогындагы Васильево 1нче кадетлар мәктәбендә булды.

Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр бүген югары дәрәҗәдә, әмма якларга әле хезмәттәшлекнең олы потенциалын кулланырга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумын ачу тантанасында чыгыш ясаганда әйтте. Форум эшендә шулай ук Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян да катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Зафер Чаглаян белән очрашты. Очрашу бүген ачылучы Татарстан-Төркия эшлекле форумы кысаларында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Казанга телевидениедә танылган алып баручы, продюсер, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы Тина Канделаки килде. Ул республиканың алдынгы мәктәпләренең берсе булган – Казан федераль университеты каршындагы IT-лицей эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР вице-премьеры – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм ТР вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов озата йөрделәр.
2030 елга Казанның Бишбалтасы кешеләрне җәлеп итәрлек һәм яшәү өчен уңайлы булган урынга әверелергә тиеш. Бишбалтаны үстерү концепциясендә шундый максатлар куелган, бүген аны семинар кысаларында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында тәкъдир иттеләр. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга финанс ярдәме күрсәтү турында бүген брифингта Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин сөйләде. Брифинг гадәттәгечә Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш визиты кысаларында Казан федераль университетының. IT- лицеенда булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов озата йөрде.
Бүген Казан Ратушасында башкаланың һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән бертөркем шәхесләрне бүләкләделәр. Аларга Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында РФ Премьер-министрының беренче урынбасары, Казандагы 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов та бар иде. Аңа Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары республиканың әлеге югары дәүләт бүләгенә 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруга керткән зур өлеше өчен лаек булды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау советы (ИКОМОС) экспертлары Рудольф Бритта һәм Виллем Виллемс, ЮНЕСКО генераль директорының мәдәният буенча урынбасары Франческо Бандарин һәм ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе Мунир Бушенаки белән очрашты.
Бүген Казан Кремленең “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Франческо Бандарин һәм Рон Ван Оерс язган “Тарихи шәһәр ландшафты. Урбанизм чорында мирас белән идарә итү” исемле китапның рус теленә тәрҗемә ителгән басмасын тәкъдир итү булды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, хезмәт авторларының берсе – ЮНЕСКО генераль директорының мәдәният буенча урынбасары Франческо Бандарин, ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе, мәдәни хәзинәләрне саклау һәм үзгәртеп кору буенча халыкара тикшеренү үзәге генераль директоры (ИККРОМ) Мөнир Бушенаки һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International