ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген ТР да капиталь ремонт программасы буенча планлаштырылган барлык мәктәпләр дә ачылды. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры журналистлар белән очрашуда белдерде.

Бүген Казан шәһәренең 35нче гомуми белем мәктәбе укучылар өчен беренче мәртәбә үзенең ишекләрен ачты. Уку елы башлану уңаеннан уздырылган тантаналы линейкада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Шулай ук әлеге тантанада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "Ак Барс Банк" ААҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин катнашты.

Һәйкәлләр һәм күренекле урыннарны саклап калу буенча Халыкара совет (ИКОМОС) экспертлары һәм  ЮНЕСКО вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты РӨстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Анда ИКОМОС экспертлары Рудольф Бритта һәм Виллем Виллемс, ЮНЕСКО мәдәният буенча генераль директор урынбасары Франческо Бандарин һәм ЮНЕСКО генераль директорының махсус киңәшчесе Мөнир Бушенаки катнаштылар.


1
сентябрь, 2013 ел
якшәмбе
Кадерле дуслар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, педагогларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасының барлык хезмәткәрләрен чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!
Тармакның кадерле ветераннары!
Татарстан Республикасы исеменнән сезне чын күңелдән  һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.  

31
август, 2013 ел
шимбә

Бүген Әлмәттә Татарстан нефтенең 70 еллыгына һәм шәһәрнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза. Аларда катнашу өчен, Әлмәткә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары килде.

Әлмәттә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге инновацион мәктәп яңа уку елына төзелгән. Бүген аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Татарстан Республикасында бөртеклеләр уңышын җыю тәмамланып килә, 2% мәйданда җыеп аласы калды, яисә 35 мең га. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Бу чара гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау, торак йортларны файдалануга тапшыру, җылыту сезонына әзерлек программаларын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсен уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында, гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

30
август, 2013 ел
җомга

Бүген “Казан” халыкара ат-спорт комплексында Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган традицион ат-спорт бәйрәме узды. Чара кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре булды. Ат-спорт ярышлары программасында 9 чабыш һәм 3 заезд каралган. 5 нче чабыш иң мөһиме – Татарстан Республикасы Президенты призына узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International