Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җитәкчелегенең татарларга яхшы яшәү шартларын булдыруга куйган көчләрен югары бәяли. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә Татарлар Көненә багышланган тантаналы кичәдә хәбәр итте. Мәскәү музыка йортында узган гадәттәге тантанада шулай ук Мәскәү мэры вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Сергей Собянин да катнашты.
Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә нәтиҗә ясап Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников Татарстан Республикасы җитәкчелегенең студентлар Уеннарын оештыруда һәм иминлек тәэмин итүдә югары нәтиҗәгә ирешүен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасын кайбер юнәлешләр буенча “Хендэ корпорейшн” компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра, шул исәптән калдыкларны утильләштерү һәм алар белән эш итү буенча системалы эш өлкәсендә, нефть эшкәртү һәм энергетика өлкәсендә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хендэ корпорейшн” компаниясе вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Хендэ корпорейшн” компаниясе вице-президенты, “Хендэ корпорейшн Мәскәү һәм БДБ” генераль директоры Кын Ву Пак, БДБ буенча“Хендэ корпорейшн” проект-менеджеры Хван Чжи, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Росприроднадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ОАО “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – Нефть һәм нефть продуктларын реализацияләү идарәсе башлыгы Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты бүген Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты. Очрашу Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Волгоград өлкәсе вице-губернаторы – Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе Олег Керсанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.