Татарстан Республикасы һәм Волгоград өлкәсе арасында икътисадый һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча чаралар планы имзаланды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Владимир Галушкин документка имзаларын куйды. Чара Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды, документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов алдында имзаладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоградта Мамай курганындагы “Сталинград сугышы геройларына” тарихи-мемориаль комплексында булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Волгоградка ике көнлек (2013 елның 25-26 августы)эш визиты белән барды. Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов озатуында Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзалары сугыш каһарманнарына салынган һәйкәлләр арасында кешеләр иң күп йөри торган һәм бөтендөньяга даны таралган комплекста булдылар.
Бүген (2013 елның 25-26 августы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Волгоград өлкәсенә килде. Волгоград шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов, Волгоградской өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.