ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы башкаласында дүртенче тапкыр “Чиста су. Казан” дигән махсуслаштырылган күргәзмә һәм шул ук исемдәге конгресс эшли башлады. Быелгы конгресс һәм күргәзмә Россиядә Әйләнә-тирә мохитне саклау елының төп чаралар планында да урын алуы белән дә әһәмиятле. Аның ачылыш тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Су ресурслары буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Вадим Никаноров, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һ.б. катнашында узды.

26
март, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру чорында аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәгендә булды.

Искә төшерәбез, Аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәгенең ачылышы 18 мартта булды.Беренче булып аккредитация бейджлары һәм униформа комплектлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов , РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм башка рәсми затларга тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кыска сроклы ялга китте. Аның вазыйфаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Шәфкать улы Халиков башкара.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашучылар Универсиада чорында Болгарда һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә туристларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре язгы ташуга ике сценария буенча әзерләнә, шуларның берсе республикада яшәүчеләрнең күбесенә зыян китерергә мөмкин.Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта фикер алыштылар.
ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән, Татарстан Республикасы территориясендә 15 апрельдән 15 июньгә кадәр язгы санитар-экологик чистарту буенча ике айлык уздырыла. Элек бу эшләр 1 апрельдән башланса, быел һаман да кар калын һәм һава торышы катлаулы булу сәбәпле, шулай ук XXVII Универсиадага якынрак китерү йөзеннән, ул 15 көнгә чигерелә.Бүген ТР Хөкүмәте йортында, республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында, уздырылган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидров шулай дип игълан итте.

25
март, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан милли тикшеренү технология университеты-КАИда булды, анда ул вузның гыйльми советы эшчәнлегендә ТР Хөкүмәт рәисе буларак кына түгел, ә вузның Попечительләр советы рәисе сыйфатында да катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Ел хәйриячесе -2012” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә балалар алган, күпбалалы гаиләләр һ.б. катнашты. “Ел хәйриячесе” бәйгесенә бу юлы алтынчы тапкыр йомгак ясалды.
Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе язгы-кыр эшләре мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Анда инновацион проектлар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International