ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2013 ел
җомга
Бүгенге көндә республикада торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 21 процентка үтәлгән, 505,3 мең кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 125,4 мең кв метры социаль ипотека йортларына туры килә. Быелгы программа буенча, Татарстанда әлеге социаль программа буенча 110 йорт өлгертелергә тиеш. Бүгенгә шуларның 23 е сафка баскан. Тагын 48 объект югары әзерлек стадиясендә санала, ә 42 йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында торакны сафка бастыру мәсьәләсенә багышланган республика киңәшмәсендә яңгырады. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар булдыру турында сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бу чарада муниципаль районнар башкарма комитетлары җитәкчеләре, җирле гадәттән тыш хәлләр комиссияләре җитәкчеләре, муниципаль органнар мәгариф идарәләре вәкилләре һ.б. катнашты.
Әсгать Сәфәров киңәшмәне ачып, агымдагы елның февралендә республикада кече яшьтәге балаларны көчләү буенча ике коточкыч вакыйга булуын искәртте.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыелышының депутаты Илдар Гилязов җитәкчелегендәге Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе делегациясе белән очрашуы булып узды.
Делегация составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград өлкәсенең татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмалары вәкилләре.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле ведомстволарга укучыларның һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем бирү учреждениеләренә бару һәм кире өйгә кайту юлларында иминлекне саклау буенча тиз рәвештә чаралар билгеләүне һәм кабул итүне йөкләде.

Бу эш, быелгы елның февраль аенда Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә башлангыч сыйныф укучылары белән булган фаҗигале хәлләрдән соң, тапшырылды.
Биектау районының Казанга якын урнашуы районның сәнәгате өчен дә, авыл хуҗалыгы өчен дә өстенлек булып тора һәм моннан файдаланырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район Советының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының соңгы әзер вариантын тыңлау С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында (Казан) узды.


Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары ,мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин ,ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Эрнст энд Янг” (Ernst & Young) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты РөстәмМиңнеханов һәм “Чанги Аэропортс Интернешнл” генераль директоры ЛимЛианг-Сонг Казан халыкара аэропортының үсеш перспективалары хакында фикералыштылар. Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР транспорт һәм юлхуҗалыгы министры Ленар Сафин, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Дженерал Электрик”ның Россия һәм БДБ дагы президенты Рон Поллетт хезмәттәшлек перспективалары хакында фикералыштылар. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды (Казан, Ирек мәйданы,1). Атап әйткәндә, сүз энергетика, нефть, газ, химия һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды. GE компаниясе төрле проектлар буенча Татарстан Республикасы партнеры булып тора, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүген хезмәттәшлекнең ике як өчен дә нәтиҗәле яңа юнәлешләрен билгеләргә кирәк.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг”ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Россия Фәннәр академиясе Үзәкикътисад-математика институтының (Мәскәү) тармак комплексларының үсеш стратегиясе лабораториясе мөдире Олег Брагинский үздокладында Россиянеңнефть, газ, химия сәнәгатен үстерү буенча озак вакытлы стратегия эшләренең кайбер мәсьәләләре хакында белдерде. Аның фикеренә караганда, нефть, газ, химия комплексына куркыныч янаучы факторлар күп. Аерымалганда, Россиянең нефть, газ, химия сәнәгатенең көндәшлелеккә сәләтле булл мавытармак предприятиеләрен тукта тугакитерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International