ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Республикада тулай төбәк продукты күләмендә кече һәм урта биснесның өлеше 25 процент тәшкил итә. “ Бу аз, әлеге күрсәткеч ике тапкырга күбрәк булырга тиеш, алга таба эшчәнлекне шуннан чыгып оештырырга кирәк”. Бүген ТР Инвестицион үсеш агентлыгының ел йомгакларына һәм перспективаларына багышланган коллегия утырышында катнашкан ТР Президенты шулай дип белдерде.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Алексей Малинин, “Россия телевидение һәм радио тапшырулар челтәре” компаниясе генераль директоры урынбасары Виктор Пинчукның җиңел куллары белән, бүген Татарстанда рәсми рәвештә яңа DVB-T2 форматлы цифрлы телевидение гамәлгә кертелде. Шул рәвешле, өч төймәгә берьюлы басып эшләтеп җибәрелгән бу формат, цифрлы телевидениедән тыш, өр-яңа хезмәтләргә юл ача, анда, яңа челтәр җәелдерү белән беррәтттән, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта халыкны кисәтү системасын сынау зоналары да булачак.
Бүген Казанда балаларның “Әкият” мәдәният үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Ачылышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Әкият” курчак театры директоры Роза Җаббарова һәм башка рәсми затлар катнашты.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 386 млрд сум тәшкил итеп, 2010 елга караганда, 8 процентка үскән. Гомумән алганда, 2011 елда республика икътисадына 800 млн доллардан артык чит ил инвестициясе килгән. “Шулай да әлегә бу күрсәткеч белән канәгатьләнә алмыйбыз, чынлыкта потенциал тагын да күбрәк”, -ди Премьер-министр Илдар Халиков. Ул бу хакта бүген “KAZANINVEST 2012” дигән Халыкара инвестиция форумы ачылышында белдерде.

29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ауропада Куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы вәкиле Алкен Иб Вилли белән очрашты.
Бүген РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко студентларны борчыган проблемаларны билгеләде, аның фикеренчә, яшьләр көн кадагындагы проблемаларны хәл итүдә катнашырга тиеш. Россия студентлар активы белән очрашу министрның Казанга визиты кысаларында узды. Виталий Мутко ышандырганча, яшьләрне борчыган проблемалар нәтиҗәле хәл ителсен өчен студентларның үзләренә дә активлык күрсәтергә кирәк.
Бүген “Корстон”да “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы ачылды. Кичә конференциядә катнашучы Россия һәм чит илләр белгечләре юлларда тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү, иминлек һәм җәмгыять, экологик иминлекнең актуаль проблемалары, гадәттән тыш хәлләрдә иминлекне тәэмин итү, сәламәт шәхес турында секцияләрдә фикерләште.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министрының беренче урынбасары, Уеннарның Оештыру комитеты башлыгы Игорь Шуваловка 2013 елда Казанда узачак Универсиадада катнашучылар һәм кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә федераль бюджеттан 2 миллиард сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Дөнья күләмендә билгеле өч компания 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасының партнерлары булды. Бүген Казанда Уеннарның Оештыру комитеты утырышы кысаларында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының «Coca-Cola» системасы, «Хендэ Мотор СНГ» ҖЧҖ, «Макдоналдс» компанияләре белән партнерлыгы хакында ниятләр турындагы килешү имзаланды.

28
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Россия транспорт министры Игорь Левитин “Казан юл хәрәкәте белән идарә итү буенча автоматлаштырылган система” муниципаль бюджет учреждениесендә булды. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International