ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
“Агымдагы елның беренче кварталында республиканың төп социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре икътисадның җанлана башлавы турында сөйли. Билгеле бер уңай нәтиҗәләр күзәтелсә дә, әле кризистан соң икътисадны тулысынча тергездек дип әйтергә бик ерак”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикердә.
ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган Республика Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты пленумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.
2009 ел “Казаньоргсинтез” тарихында авыр ел булды. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык җыелышында шундый фикер белдерде.

18
апрель, 2010 ел
якшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, “Химград” технополисында, беренче чиратта, инфраструктураны үстерүгә игътибар бирергә кирәк. Кичә республика башлыгы технополиска эш сәфәре нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә әлеге уңайдан тиешле күрсәтмәләр бирде.

17
апрель, 2010 ел
шимбә
Бүген "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ААҖ президенты Алексей Фёдоровның Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә "С.П.Горбунов ис. Казан авиацион җитештерү берләшмәсе" ААҖнең җитештерү базасы һәм социаль инфраструктурасы комплекслы үсеше мәсьәләләре турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Чистай муниципаль районының 39нчы сессия эшендә катнашты.

Утырыш барышында Чистай муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов муниципаль район Советы рәисе һәм район башлыгы вазифаларыннан китүе турында хәбәр итте.
Авыл территорияләрен комплекслы рәвештә үстерү проектын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Тәкъдир итү чарасын "Александровка" компаниясе уздырды. Компания вәкилләре Ульяновск өлкәсендә авыл территориясен комплекслы рәвештә үстерү турында сөйләде.

16
апрель, 2010 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Биредә ул Алабуга район Советының 34нче оештыру сессиясендә катнаша.

Сессиядә күтәрелгән сорауларның берсе – Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуровның отставкага китүе.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында “Ак дача” компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашты.

Сүз “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә яңа җитештерү ачу һәм “Ак дача” компаниясенең “Алабуга” махсус икътисадый зонасында резидент статусын алу турында барды.
Saria Bio Industries компаниясе Татарстан Республикасында урнашкан "Алабуга" махсус икътисадый зонасының резиденты булырга тели. Ул хакта компания вәкилләре бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуда белдерде.

Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте Йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International