ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2010 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында ТР Инвестиция-венчур фонды Попечительләр советы утырышын үткәрде.

Попечительләр советы әгъзалары кайбер венчур проектларының киләчәге турында сөйләште.

15
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама Нефтехим” ААҖнең 2009 елдагы эш нәтиҗәләрен югары бәяләде. Бүген компания акционерларының еллык җыелышында ул әнә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Сарытау һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Александр Костюченков белән очрашты.

13
апрель, 2010 ел
сишәмбе
“Россия гражданнарына – алып булырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында 2006 елдан бирле Татарстанда “2002-2010 елларга “Торак” федераль максатчан программасының “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы гамәлгә ашырыла. Яшь гаиләләргә (2008 елның 1нче гыйнварыннан ир белән хатынга 35 яшькә кадәр яшь чиге куелган, шуңа кадәр – 30 яшь) дәүләттән торак алуга кире кайтару шарты куелмаган субсидия (социаль түләү, ягъни бушлай) бирелә.
“Татарстан Республикасында гражданнарның торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә хокукларын һәм законлы интересларын тәэмин итү һәм яклау буенча чаралар турында”гы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быел 5 апрельда имзалаган Указ нигезендә, Министрлар Кабинеты һәм муниципаль берәмлек органнарына, әлеге күпкырлы структурада тәртип урнаштыру өчен, тиешле чаралар күрелүе турында күрсәтмә бирелә.
Бүген Россия Саклык банкының "Татарстан банкы" бүлекчәсе коллективына яңа идарәче тәкъдим ителде. Ул - 36-яшьлек Рушан Сәхбиев. Моңа кадәр ул Россия Саклык банкының Көнбатыш Себер банкы идарә рәисе урынбасары булып эшләде. Быел үзенең 75-яшьлеген билгеләп үтүче һәм банкны 1988 елдан бирле җитәкләгән Геннадий Захаров лаеклы ялга китте.

Яңа идарәчене Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Саклык банкы президенты һәм банкның идарә рәисе Герман Греф тәкъдим иттеләр.
Татарстанга Саклык банкы белән мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Саклык банкы президенты, Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашуда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Халыкара студент спорты федерациясе делегациясе  (Federation International Sports University – FISU) белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Нигерия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Тимоти Маи Шелпиди белән очрашты.

Сүз Нигериянең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итә алуы турында барды.

Рөстәм Миңнеханов Нигерия делегациясен сәламләп Нигериянең Россиянең үзе белән генә түгел, Россия Федерациясе төбәкләре белән дә мөнәсәбәтләрне ныгыту өстендә эш алып баруы өчен рәхмәтен җиткерде.

12
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 ел VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарына әзерләнү һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә узды. Аны башкарма комитет рәисе - Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков үткәрде.

Исегезгә төшерәбез: 2010 ел VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары 7-13нче июльдә Алабугада узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International