Иннополис үзенең 9 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәрнең туган көненә багышланган INN9 фестивалендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында «Сабантуй 2024» бәйрәмендә катнашты.
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Татарстанда урман хуҗалыгына традицион рәвештә аерым игътибар бирелә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә урман янгын һәм урман патруле техникасын тапшыру тантанасында белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Сетевая компания» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына, гидротехник корылмаларга һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко БРИКС илләренең спорт уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышын уздырды. Уеннар 12-23 июньдә Казанда узачак. Киңәшмәдә Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Россия Спорт министры урынбасары Алексей Морозов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм Россия Хөкүмәте Рәисенең штаттан тыш киңәшчесе Олег Матыцин катнашты.
Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында блокчейн технологияләре һәм криптоиндустрия өлкәсендә Kazan Cryptoforum 2024 тармак форумы старт алды. Аның максаты - криптоиндустрия үсешен законнар белән көйләү һәм тармакта катнашучыларның эшчәнлеге ягыннан синхронлаштыру. Форумда Россиянең эре майнинг компанияләре, блокчейн-проектлар эшләүче компанияләр вәкилләре, криптоинфлюенсерлар һәм фикер лидерлары җыелды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Компаниянең агымдагы елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Җәйге балаларны савыктыру кампаниясе Татарстанда 172 мең баланы үз эченә алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.