ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Граждан оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе министры Владимир Пучков  белән очрашты. Әңгәмә барышында алар Иннополис мәйданында янгыннан коткару буенча яңа часть төзелеше турында фикер алыштылар.

Бүген Чаллы ТЭЦы территорияясендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы күчмә утырышы булды. Бу чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

Бүген Мсәкәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Красное & Белое» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Эшлекле очрашуда «Красное & Белое» компаниясе милекчесе Сергей Студенников, "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Собраниегә еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Тантана гадәттәгечә Зур Кремль сараеның Георгиевский залында узды.
 
Юлламаны тыңларга дип Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Россия Хөкүмәте, Иҗтимагый һәм Хисап палаталары вәкилләре, төбәкләр җитәкчеләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар чакырылган иде.
 
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Парижга эшлекле визиты кысаларында Тышкы сәүдә, туризмны үстерү һәм чит илләрдә Франция гражданнары эшләре буенча Дәүләт серкретаре Маттиас Фекль белән очрашты.

Очрашу Франция Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Маттиас Фекльгә очрашу мөмкинлеге һәм визитны оештыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген  Франция компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Парижда Франциянең эшлекле даирәләре ассоциациясе бинасында узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шнайдер Электрик» (Schneider Electric) компаниясенең штаб-квартирасында булды.   

Schneider Electric компаниясе – энергия һәм и автоматлаштыруга идарә итүдә дөнья эксперты, энергетика һәм инфраструктура, сәнәгать предприятиеләре, граждан һәм торак төзелеше объектлары, белешмәләрне эшкәртү үзәкләре өчен энергиянең комплекслы нәтиҗәле хәл ителешләрен эшләүче һәм җибәреп торучы алдынгы компания. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары  «Шнайдер Электрик» күргәзмә үзәгендә булдылар. Аннары компания җитәкчелеге белән очрашу узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Парижга эш сәфәре кысаларында Франция Сенатында булды.

Искәртәбез, Сенат – Франция парламентының югары палатасы, закон чыгару хакимиятенең бер тармагы. Франция Конституциясе нигезендә Сенат турыдан-туры булмаган гомуми тавыш бирү юлы белән сайлана һәм Франция җирле территориаль общиналары вәкиллеген тәэмин итәргә тиеш. Бүген Сенат составында 348 сенатор.

Рөстәм Миңнеханов Франция Сенаты Рәисе Жерар Ларше белән әңгәмә корды.   

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова белән очрашты. 

Очрашу Париж шәһәрендә ЮНЕСКО офисында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Ирина Боковага очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм ЮНЕСКО белән Татарстан Республикасы арасында хезмттәшлек күп еллар дәвам итүе турында искәртте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International