Казанда җитәкчеләр өчен «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» семинары башланды. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанга “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының һәм өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру һәм демографик сәясәт буенча РФ Президенты каршындагы Советның уртак утырышында катнашты. Чара Мәскәүдә узды. Аны РФ Президенты Владимир Путин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башланган язгы чәчү эшләре белән танышу максатында, Апас районы кырлары өстеннән очып узды. ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин белән бергә ТР Президенты кырларны карады, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.