Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган атналык киңәшмәдә муниципалитетлар башлыкларына газ белән тәэмин итү объектларының иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен махсус контрольгә алуны кушты.
Татарстанда 2013 елда күп фатирлы йортларга һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча төп эшләр тәмамланган, әмма кайбер объектларда эчке эшләр алып барыла әле, шулай ук документларны рәсмиләштерү дәвам ителә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә менә шундый күрсәткечләр аталды.
Авыл авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче сектор гына түгел, ул бик зур социаль блок та. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәне көне уңаеннан уздырылган тантанада ясаган чыгышында хәбәр итте. Тантана Татарстан Республикасы сөт терлекчеләге үсеше проблемаларына багышланган киңәшмәдән соң уздырылды. Залда республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, Татарстан Республикасы агросәнәгать бизнесы, министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре җыелган иде. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Сөт терлекчелеге - республика җитәкчелеге һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары ягыннан җитди игътибар таләп итүче Татарстан авыл хуҗалыгы өчен иң мөһим юнәлешләренең берсе ул. бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сөт терлекчелеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында белдерде.